"Арт-Эко” галереясы бинасында 5-7 март көннәре V Халыкара Хәйрия ярминкәсе узачак. Ярминкәне "Радуга” исемендәге хосуси башлангыч белем бирү мәктәбе hәм Казан шәhәре "Анадолу” төрек милли-мәдәни мөхтәрияте оештыра.
Төрек милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Йосыф Саглам (8-951-0638900) әйтүенчә, ярминкәдә хатын-кызларның өч ай чамасы вакыт эчендә эшләгән кул эшләре; өй бизәкләре, картиналар, чигелгән мендәрләр, киемнәр, сувинирлар, бүләкләр сатылачак, аш-су, тәм-том, сыйлану булачачак. Ярминкәдән килгән табыш мохтаҗ гаиләләргә тапшырылачак.
Хәйрия ярминкәсе бик күп кешенең тырышлыгы белән уздырыла. Әлеге ярминкәнең үзенчәлекле якларыннан берсе шул – бу эштә савап сатучыга да, алучыга да бар. Ярминкәне оештыручыларга, хезмәтләре белән тырышучыларга, вакыт табып килеп малларны сатып алучыларга
...
Читать дальше »