18:15 ХӘЙРИЯ ЯРМИНКӘСЕНӘ РӘХИМ ИТЕГЕЗ! | |
"Арт-Эко” галереясы бинасында 5-7 март көннәре V Халыкара Хәйрия ярминкәсе узачак. Ярминкәне "Радуга” исемендәге хосуси башлангыч белем бирү мәктәбе hәм Казан шәhәре "Анадолу” төрек милли-мәдәни мөхтәрияте оештыра. Төрек милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Йосыф Саглам (8-951-0638900) әйтүенчә, ярминкәдә хатын-кызларның өч ай чамасы вакыт эчендә эшләгән кул эшләре; өй бизәкләре, картиналар, чигелгән мендәрләр, киемнәр, сувинирлар, бүләкләр сатылачак, аш-су, тәм-том, сыйлану булачачак. Ярминкәдән килгән табыш мохтаҗ гаиләләргә тапшырылачак. Хәйрия ярминкәсе бик күп кешенең тырышлыгы белән уздырыла. Әлеге ярминкәнең үзенчәлекле якларыннан берсе шул – бу эштә савап сатучыга да, алучыга да бар. Ярминкәне оештыручыларга, хезмәтләре белән тырышучыларга, вакыт табып килеп малларны сатып алучыларга рәхмәт яусын. Ярминкәнең эшләү вакыты: 5 март җомга 10.30-19.00 6 Март 9.00-19.00 Адрес: Х.Ямашев пр., 36 нчы йортЯрминкәгә рәхим итегез. | |
|
Всего комментариев: 0 | |